11 июньдә Әгерҗе шәһәрендә 24 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылачак. Яңа төзелешләрдә социаль ипотека программасында катнашучылар – бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук җирле балалар йортларын тәмамлаучылар яшәячәк. Яңа йортка күчүчеләр арасында Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең 3 табибы бар, алар ТР Хөкүмәте гранты буенча торак алдылар.
Моннан тыш, якын арада Казаннан 10 табиб «Салават Күпере» торак комплексында фатир алачак.
2019 елда Россия Президенты В. В. Путинның «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру чикләрендәа Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 438,3 мең кв.метр булган 7,8 мең фатирлы 165 йорт төзелеше планлаштырыла. Йортлар Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы хисабына төзеләчәк. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 119,4 мең кв. метр булган 2069 фатирлы 45 объект файдалануга тапшырылды.