РКХнең белгечләре «Stroke team» системасы буенча укулар уздылар

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Ангиография кабинеты мөдире, табиб-хирург Андрей Терегулов һәм инсульт үзәгенең табибы-неврологы Ленар Хамматуллин «Көчле ишемик инсультны эндоваскуляр дәвалау» дигән белем бирү курсында катнаштылар.

Уку Мәскәү шәһәренең И. В. Давыдовский исемендәге Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә узды. Хастаханәнең төп компетенциясе – йөрәк-кан тамырлары патологиясе. Укыту курсының модераторы баш рентгенэндоваскуляр хирург Дмитрий Владимирович Скрыпник булды. Курсның төп максаты «Stroke team» системасында команда фикерләүне формалаштыру иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International