Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән белгечләр Түбән Кама шәһәренә районара семинар-киңәшмәгщ яңа тәҗрибә белән алмашырга килделәр. Пленар утырышта республиканың әйдәүче белгечләре чыгыш ясадылар. Экспертлар баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы булган пациентларны алып бару үзенчәлекләренең иң мөһим юнәлешләрен кузгаттылар. Семинар кунаклары «Ишемик инсультлы пациентларны реперфузион дәвалау», «Инсультның кискен чорында пациентларның антитромботик терапиясе», «Инсульт һәм эпилепсия», «Көчле инсульт чорында эчке гипертензия» дигән темаларга кызыклы лекция чыгышларын тыңладылар.
Очрашуда инсульт белән пациентларны дәвалауда һәм киләчәктә күзәтүдә ярдәм итүче Бөтендөнья оешмасының вәкиле дә булды.
Мария Конева, Angels инициативасы консультанты Түбән Камага Мәскәүдән килде.
Семинар-киңәшмәдә инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче «Зәнгәэр тасма» фондының җитәкчеләре дә катнашты. Фондта ачык элемтә дә бар. Инсульттан җәфа чигүче пациентлар һәм аларның туганнары 8-987-423- 91- 22 номнрлы телефонга шалтырата алалар һәм аларны борчыган теләсә нинди мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкин.