«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды, анда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнде.

Бу вакытка кадәр 2019 елгы Республика премиясе номинантлары өчен интернет-тавыш бирү барды. Җиңүчеләрне сайлау вакытында интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре мөһим роль уйнады.

Исегезгә төшерәбез, «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү церемониясе Казанда 2019 елның 14 июнендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) узачак.

Быел әлеге чара уникенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар аның җиңүчеләре булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе төп приз сыйфатында автомобиль алуы гадәткә керде инде.

2019 ел конкурсында биш номинация тәкъдим ителде: «Сәламәтлек саклау легендасы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». Һәр номинациядә «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясеннән тыш, өч кандидатура тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International