Республика медицина профилактикасы үзәге «Хатын-кызлар сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсына йомгаклар ясады.
Конкурсның төп фикере булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм хатын-кызларда авыруларны профилактикалау, шул санда репродуктив сәламәтлекне саклау тора.
Комиссия карары катнашучыларның күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителде.
Конкурска барлыгы 107 плакат тәкъдим ителде. Өч призлы урын чикләрендә 9 номинант, 24 плакат нәфис һәм эчтәлекле эшләр буларак билгеләнде.