Санкт-Петербургта ВИЧ-йогышның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Санкт-Петербург шәһәрендә ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының профильле комиссиясе утырышы булды.

Татарстан Республикасын «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикалау һәм аның белән көрәшү республика үзәге» ДАССУнең баш табибы, Идел буе федераль округында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча штаттан тыш баш белгече Нияз Галиуллин тәкъдим итте.

Утырыш  Халыкара фәнни-гамәли «ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре» конференциясе чикләрендә узды. «ТР ССМ СПИД һәм ЙА П һәм К РҮБ» ДАССУнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгимова «Татарстан Республикасында ВИЧ-йогыәлы хатын-кызларга һәм балаларга медицина ярдәмен күрсәтү методологиясе» дигән доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International