РКДҮ табибларының уйлап табулары Татарстанда иң яхшылары дип табылды

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Ильяс Сәйфетдинов һәм Николай Крепкогорский «Медицина һәм ветеринария» номинациясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы уйлап табуы» конкурсының лауреатлары булдылар.

Ел саен ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте үткәрә. Конкурста патентланган уйлап табулар, файдалы модельләр, сәнәгать үрнәкләре авторлары катнашты.

Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы шулай ук Регионара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Наил улы Хәйруллинга медицина өлкәсендә уйлап табуларны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.

Ике лауреат да фәнни даирәдә танылу алган инде. Аерым алганда, алар 2018 елның декабрендә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион фикер» исеменә лаек булдылар. Николай Крепкогорский һәм Ильяс Сәйфетдинов - «Ел патенты» номинациясендә җиңүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International