Иң яхшы яшь табиб Яр Чаллы Сугышлар ветераннары өчен госпитальдә эшли

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бөтен шәһәр медиклары мәдәният сараенда җыелдылар: баш табиблар, табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, шулай ук тармак ветераннары.

Шәһәр Мэры исеменнән һөнәри бәйрәм белән шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады. Иң җылы котлау сүзләрен ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова җиткерде. Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов билгеләп үткәнчә, Чаллы медиклары гражданнарның сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә зур уңышларга ирештеләр, ләкин алда әле эшләр күп.

Традиция буенча тармакның иң яхшы белгечләрен бүләкләү узды. Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең ике хезмәткәре билгеләнде: табиб-невролог Тәлгать Ситдыйков шәһәр Мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Табиб-невролог Рәсүл Мөхетдинов 2019 елның иң яхшы яшь табибы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International