Республика клиник хастаханәсендә бүген халыкара Донор көнен билгеләделәр. Кан тапшыру бүлеге хезмәткәрләре үзләренең донорлары өчен бәйрәм уздырдылар, 2019 елда Россиянең Мактаулы донорларын һәм Татарстанның иң актив донорларын котладылар.