Иң яхшы табиблар, урта һәм кече медицина персоналы вәкилләре, шулай ук башка персонал ТКҮРКПХ баш табибы кулыннан урынлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алдылар.
Тантаналы бүләкләү вакытында сәхнәгә ТКҮРКПХнең алтмыштан артык хезмәткәре чыкты. Бу кешеләр үзләрен иң кирәкле һәм иң игелекле һөнәренә багышладылар. Медицина хезмәткәре көне уңаеннан коллектив вәкилләрен «Сәламәтлек саклау системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен» формулировкасы белән Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары ТР сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Түбән Кама муниципаль районыннан, Сәламәтлек саклау идарәсеннән һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсеннән тапшырылды.