10-11 июньдә Казанда VIII Казан Евразия фәнни-гамәли «Евразия интеграцион һәм модернизация потенциалы: торышы, проектлары һәм тормышка ашыру форматы» дигән форум узды.
Бу форум чикләрендә Татарстан Республикасы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында уйлап табучы, рационализатор һәм патент-лицензия эшен иң яхшы куюга республика смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.
2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ II урын өчен Диплом белән бүләкләнде.