Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният сараенда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов кунакларны Медицина хезмәткәре көне белән котлады, аларга фидакарь хезмәтләре, һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде. Үз чыгышында төп бурычларны билгеләп үтте: район хастаханәләренең югары технологияле үзәкләр белән элемтәсен яхшырту, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, матди-техник базаны ныгыту, һәм иң мөһиме – пациентларга игътибарлы мөнәсәбәт, табибларның һәм шәфкать туташларының кайгыртучан куллары һәм мәрхәмәтле йөрәкләре кирәк булуын белдерде. Аннары Энгель Навап улы иң лаеклы вәкилләрне эштә ирешкән уңышлары өчен район администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләде.