Гомерен сәламәтлек саклау системасында эшләүгә багышлаган Рәисә Салих кызы Заятдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рәисә Салих кызы – Хезмәт ветераны, ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, «Сәламәтлек саклау отличнигына», 1963 елда «Гражданнар оборонасы отличнигына» билгеләре, «Сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны» медале белән бүләкләнгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән медицина хезмәткәрләренең Республика Ветераннар советы секретаре Наҗия Алимова Рәисә Салих кызын юбилее белән котлады.