РКХ коллективы бәйрәм "Сабантуе" уздырды

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Республика клиник хастаханәсе коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен – Медицина хезмәткәре көнен һәм ел саен үткәрелә торган «Сабантуй» халык бәйрәмен билгеләп үтте.

Клиниканың 600дән артык хезмәткәре Лаеш районы мәйданында узган спорт ярышларында катнашты. Бәйрәмдә клиниканың хезмәткәрләрен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм РКХнең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасы узды.

Тантананы РКХ баш табибы Р.Ф. Шавалиев, ТР Лаеш районы башлыгы М.П. Афанасьев һәм Лаеш ҮРХ баш табибы Е.В. Коробова ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International