"ТР ССМ РКОХ" ДАССУнең табиб-офтальмологы, «Алгарыш» программасының Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе Минхузина Элина Ленар кызы LIONS EYE INSTITUTE FOR TRANSPLANT AND RESEARCH фәнни-тикшеренү институтында (Тампа шәһ., Флорида, АКШ) 3 айлык стажировка узды.
Элина Минхузина арткы катламлы (эндотелиаль) кератопластиканың (DSAEK, DMEK/PDEK) яңа ысулларын үзләштерде. Табиб күнегү Wet LABда, фәнни-белем бирү симпозиумнарында, Америка катаракталь һәм рефракцион хирурглар җәмгыяте конгрессында (The American Society of Cataract and Refractive Surgery, Сан Диего шәһ., Калифорния штаты, АКШ) катнашты. Хәзерге вакытта аның катнашында тикшеренү эшләре алып барыла, аның мәгълүматлары Америка фәнни журналында басылып чыгачак.