2019 елның 27 июнендә «6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ җирлегендә Гемофилия мәктәбенең семинары узачак, анда Татарстан Республикасының баш штаттан тыш гематологы Кунст Михаил Александр улы, Россия онкогематологлар җәмгыяте әгъзасы һәм Россия онкологлар җәмгыяте әгъзасы Осипова Илсөя Вәгыйз кызы, Бөтенроссия гемофилия җәмгыяте вәкилләре катнашачаклар.
Мәктәп эшендә 60-70 пациент һәм табиб катнашуы планлаштырыла.
Үткәрү урыны: «6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ
Адрес: Яр Чаллы шәһ., Тынычлык проспекты, 8 йорт, 1000 бүлмә
Комплекс буенча адрес: Яр Чаллы шәһ., Яңа шәһәр, 9/07
Юл схемасы: Яр Чаллы шәһ., "Медгородок" тукталышы. Маршрутлар: 7, 12, 13, 35, 26.
Элемтә өчен телефон: Яр Чаллы шәһ. гемофилия белән авыручылар җәмгыяте рәисе Чупин Андрей Евгений улы, 8-962-564-22-22