КДМУның педиатрия факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Казан ДМУ педиатрия факультетын тәмамлаучылар укуны тәмамлау турында дипломнар алдылар. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты. Министрлык исеменнән Марат Садыйков җыелучыларны укуны тәмамлау белән котлады һәм киләчәктә татарстан сәламәтлек саклау системасында эшләргә һәм үсәргә теләде. "Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсенә Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ягыннан да, Сәламәтлек саклау министрлыгы ягыннан да зур игътибар бирелә. Яшь белгечләрне торак, грантлар белән тәэмин итәләр. Милли проектлар кысаларында фатирлар, шул исәптән табибларга бирелә торган йортлар төзелә. Хөрмәтле укуны тәмамлаучылар, сезне котлыйм һәм яңа үрләр яулавыгызны һәм эшчәнлегегездә канәгать булуыгызны телим!"

Моннан тыш, дипломнар тапшыру тантанасында Татарстанның эре клиникаларының баш табиблары да катнаштылар.

Фото: КДМУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International