Бүген Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

26 июньдә Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Татарстан Республикасында наркотикларга каршы профилактика эшенә зур игътибар бирелә. Елдан-ел «Россия балалары», «Наркотикларсыз тормыш», «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» кебек бөтенроссия һәм республика күләмендәге масштаблы акцияләр гамәлгә ашырыла.

«Наркотикларга каршы десант-үз юлыңны сайла» ведомствоара профилактик проектын тормышка ашыру дәвам итә. 2019 елда аны үткәрү үзәге Яшел Үзән шәһәре булды. Быел республикада барлыгы 4,5 меңнән артык наркотикларга каршы акция һәм операция оештырылган һәм үткәрелгән, аларда 150 меңнән артык кеше катнашкан.

26 июньдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Халыкара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Россия – наркотикларсыз территория» Бөтенроссия җиңел атлетика ярышы уздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International