«Татар-информ» МАда Халыкара наркотик чаралар белән мавыгуга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә – 26 июнь көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Экспертлар булып Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар психиатры-наркологы, балалар наркологиясе буенча Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Степан Криницкий һәм ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Вадим Костюнин чыгыш ясадылар.
Степан Криницкий билгеләп үткәнчә, Татарстанда 5 ел эчендә кабаттан «наркомания» диагнозы куелган балалар саны 2,5 тапкырга кимегән.
2018 ел йомгаклары буенча исәптә торучы наркотик кулланучылар саны 1,8%ка кимегән. «Наркомания» диагнозы белән кешеләр саны 3,2%ка, «наркотик матдәләр белән мавыгу» диагнозы белән 0,2%ка кимегән.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.