ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Наталья Ивойлова Горки-Әмәт урманына килеп, паркта ял итү белән бәйле геморрагик бизгәк белән авырулар очракларының теркәлмәвен хәбәр итте. Ел саен май-июнь айларында авырулар саны арта бара, әмма эпидемиологик бусагадан артык түгел.
Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә пәйда булган тычкан бизгәге эпидемиясе турында хәбәрләр визит өчен сәбәп булды. Чынлыкта бу хәбәрләр чынбарлыкка туры килмиләр.
Бу җәйге сезон эчендә Горки-Әмәт урманы территориясен ике тапкыр бөҗәкләрдән һәм кимерүчеләрдән эшкәрттеләр. Үзеңне куркыныч астына куймас һәм тычкан бизгәген йоктырмас өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә һәм балалар артыннан күзәтергә кирәк: ризык алдыннан кулларыгызны һәм азык-төлекне җентекләп юыгыз, шешәле яки кайнаган суны гына эчегез, җирдән берни дә алмагыз.