Казанда дүртенче тапкыр медицина династияләрен хөрмәтләделәр

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә медицина династияләрен хөрмәтләделәр. Тантаналы чара дүртенче тапкыр узды. 9 табиб династиясе вәкилләренә шәһәр Мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр гаиләдә сәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә өч буын эшли, ә һәр династиянең гомуми медицина стажы 100 елдан артык тәшкил итә.

Бүген Поспеловлар, Габделхаковлар – Дәүләтшиннар – Мингалеевлар, Васильевлар – Сабитовлар – Мөхәммәтовлар, Ситдыковлар, Урманчеевлар, Подрядновлар, Мәҗитовлар, Фәтхуллиннар – Мифтаховлар һәм Гәрәевлар династияләренә Казан Мэрының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Тантаналы чара Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган иде. Оештыручылар – Татарстан башкаласы Мэриясе, ТР ССМның Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе, Казан шәһәр думасы һәм ГХАТ Идарәсе.

Казан Мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International