Түбән Кама табиблары балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама табиблары «Зәңгәр Күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләделәр. Республика наркология диспансеры Түбән Кама филиалының психиатр-наркологы Ирина Жукова нигә ир-кешеләрнең фигуралары сыра куллану аркасында хатын-кызлар типы буенча үзгәрә башлавы һәм спайсларның ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Ә әңгәмәдән соң балалар флешмоб оештырдылар.

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган чара ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International