Актаныш муниципаль районында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында районның демографиясен яхшырту һәм үлүчеләр санын киметү буенча эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен анализлау буенча ай саен үткәрелә торган киңәшмә узды. Утырышта Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, авыл җирлекләре башлыклары, участковыйлар вәкилләре, гомуми практика табиблары, участок терапевтлары, ФАП фельдшерлары, социаль яклау һәм опека органнары вәкилләре, мәктәп директорлары катнаштылар.
2019 елның 5 ае эчендә район демографиясен яхшырту һәм үлүчеләр санын киметү өчен барлык кызыксынучы хезмәтләргә бурычлар кую белән төп күрсәткечләргә анализ ясалды.