Казан шәһәренең 1нче номерлы бала тудыру йорты җирлегендә Аналарны һәм балаларны яклау һәм абортка каршы консультацияләр бирү үзәге психологы Аида Фиогбе Түбән Кама Хатын-кызлар консультациясендә булды һәм анда җирле белгечләр белән аралашты. Акушер-гинекологлар һәм психологлар өчен семинарны «Яшьләр клиникасы» Медицина-социаль ярдәм бүлеге белән берлектә оештырдылар.
Мондый коллектив эш инде үз нәтиҗәләрен бирә. Хәзер абортка баручы хатын-кызларның 30%ы белгечләр белән аралашканнан соң йөклелекне өзүдән баш тарталар. 9 июльдән башлап 15 июльгә кадәр Түбән Кама Хатын-кызлар консультациясендә «Абортларга каршы» акциясе узачак, аның барышында күп чаралар үткәрү планлаштырылган.