«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺББУдә күрү буенча сәламәтлекләре чикләнгән затлар өчен «Медицина массажы» белгечлеге буенча укытуның беренче елы тәмамланды. Беренче уку елы ахырында үзенчәлекле студентлар алган белемнәрен сынап карый һәм һөнәри күнекмәләрен ныгыта алдылар.
Түбән Камада беренче тапкыр булачак үзенчәлекле массажистларның мондый практикасы ТКҮРКХ җирлегендә узды. Практик белем бирү барышында кыенлыклар килеп чыкты, әмма практиканы оештыручылар, физиотерапия бүлеге мөдире Пахмурина Н.Н., өлкән шәфкать туташы Әхмәтшина И.В. һәм медицина көллияте студентлары-волонтерлары җитәкчелегендә, бөтен процесс бердәм, билгеләнгән вакытны һәм практик базаны нәтиҗәле файдаланып узды. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча программа уңышлы үтәлгән, үзенчәлекле студентлар имтиханнарга әзер.