Татарстанда бирелгән эшкә яраксызлык кәгазьләренең саны 500 тапкырга артты. Бу хакта Яр Чаллы шәһәрендә узган киңәшмәдә сөйләделәр. Утырышта Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, ТР буенча РФ Социаль иминият фонды идарәчесенең урынбасары Камил Фатыйхов, шулай ук автоград хастаханәләренең баш табиблары катнаштылар.