Сак булыгыз: балтырган пешүе куркыныч!

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч бер үсемлек турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырган – калын сабаклы һәм ак чәчәкле зур чатырлар белән бик зур үсемлек (биеклеге 2,5-3 м).

Бөтен эш шунда ки, балтырган агулаучан. Балтырганның үтә күренмәле согында фуранокумариннар группасыннан яктылыкка сизүчән матдәләр бар. Тирегә эләккәч, алар кояш нурлары тәэсирендә пешү китереп чыгаралар. Өстәвенә, эш кызару белән генә чикләнми: бик җитди травмалар - әлеге үсемлекләрнең согы белән бәйле рәвештә III дәрәҗә тән пешүләре теркәлгән. Хәтта үлем очраклары да билгеле, бу күбесенчә тәне киң зарарланган кечкенә балаларда очраган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International