Рентгенхирургия – игътибар үзәгендә

2026 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Р.С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Россиянең әйдәп баручы үзәкләреннән белгечләр-рентгенхирурглар катнашында конференция уза.

Игътибар үзәгендә – баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре.

Рентгенхирурглар һәм табиб-неврологлар очракларны җентекләп тикшерә һәм ишемик инсульт белән пациентларны гибрид дәвалау тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шул исәптән, хәзерге заман алымнарын һәм технологияләрне практикада куллану күнекмәләрен дә күрсәтәләр. Конференциянең мөһим өлеше хирурглар өчен практик сессия булды, анда кан тамырлары системасында тыкшынулар үткәрү күнекмәсе башкарылды. Аны Н.И. Пирогов ис. 1 нче шәһәр клиник хастаханәсенең (Мәскәү шәһәре) рентгенхирургия бүлеге мөдире Евгений Площенков үткәрде.  Ишемик инсультны дәвалаганда күнекмәләрне эшкәртү өчен церебраль кан тамырларының флоу-моделе кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International