Казанда «УрманФест – 2026» экология акциясе узачак

2026 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

 26 сентябрьдә «Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУның  балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәге территориясендә «УрманФест» агач утырту буенча иҗтимагый экологик акция узачак. Чараны оештыручы – «Киләчәк бөртеге» («Зерно будущего») хәйрия фонды.

Проектның максаты – медицина учреждениесе территориясен яшелрәк һәм уңайлырак итү генә түгел, ә җәмгыятьнең игътибарын хәйрия, экология һәм дәваланучы балаларга ярдәм итү мәсьәләләренә җәлеп итү.

Акциядә катнашучылар бергәләп үзәк территориясендә агачлар утыртачаклар. «УрманФест» төрле һөнәр һәм яшьтәге кешеләр нәни пациентлар, аларның ата-аналары һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы һәм яхшы мохит булдыруга шәхси өлеш кертә алачак мәйданчык булачак.

Акциядә катнашу алдан теркәлү буенча гамәлгә ашырыла:

https://forms.yandex.ru/u/6a86c960e010db068ac82e85

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International