Республика клиник хастаханәсе территориясендә «Сәламәтлек +» РКХнең Иҗтимагый сәламәтлек үзәге ачылуы булды. Чарага ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килеп китте.
Үзәкнең төп бурычлары булып РКХнең структур бүлекчәләреннән чыгучы пациентларга консультатив-сәламәтләндерү ярдәме күрсәтү һәм кеше сәламәтлеген саклауның шәхси траекториясен формалаштыру өчен уңайлы мохит булдыру тора.
Медицина хезмәткәрләре кеше өчен зарарлы факторлар турында мәгълүмат бирәчәкләр, пациентларда үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәт һәм терапиягә тугрылык формалаштырачаклар, гигиена күнекмәләренә өйрәтәчәкләр һәм аларны зарарлы гадәтләрдән баш тартуга этәрәчәкләр.