ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында «Акушер-гинеколог көне» республика селектор киңәшмәсе узды. Утырыш ТР ССМ балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина һәм ТР ССМ баш акушер-гинекологы, 7нче номерлы ШКХ акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова җитәкчелегендә узды.