Яр Чаллы шәһ. 6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә Гемофилия мәктәбе узды. Семинарда ТР баш штаттан тыш гематологы Михаил Кунст һәм Бөтенроссия гемофилия җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясадылар.
ТР баш штаттан тыш гематологы Михаил Кунст һәм Казан шәһ. 16 номерлы ШКХ каршындагы гематология үзәгенең табиб-гематологы Элеонора Дресвянникова гемофилия авырулары белән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләделәр, шулай ук пациентларның һәм табибларның сорауларына җавап бирделәр.
Бөтенроссия гемофилия җәмгыятенең Татар региональ оешмасы җитәкчесе Лариса Ганиева йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады.