Яр Чаллыда Марат Садыйков «Сәламәтлек саклау» Милли проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген Яр Чаллыда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Сәламәтлек саклау» Милли проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Эш визиты барышында ул автоградның дәвалау-профилактика учреждениеләрен карап чыкты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының яңа бинасын төзү урыны белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International