Яшь табиблар «Салават Күпере» ТКда фатир ачкычлары алдылар. Әлфия Авзалова урамындагы күп катлы яңа фатирга Республика балалар клиник хастаханәсенең лор-бүлеге табибы Александр Синчугов һәм аның хатыны Полина ия булдылар.
Алар белән бергә яңа йортта торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре алдылар.
Табиблар фатирларны ТР Президенты Гранты ярдәмендә алдылар. Ул өч ел эшләгән яшь белгечләргә, табибларга бирелә. Якын арада шул ук программа буенча «Салават Күпере» ТКда тагын 10 медицина белгече торак алачак.