Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6829 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6829 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1322 чакыру. Медиклар бәхетсезлек очракларына 918 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 50 тапкыр. Бу ЮТҺдә 52 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 32 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 73 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5248 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 188.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны авырулар исәбенә 61гә кимеде. Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны 2гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 7гә, көчле миокард инфарктлары – 8гә, инсультлар – 10га, бала табу буенча – 3кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 296га кимеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International