Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров һәм торакаль хирургия бүлеге мөдире, м.ф.к. Валерий Матвеев Санкт-Петербургта кардиоторакаль хирургия буенча 9нчы Халыкара конгресс эшендә катнаштылар. Бу безнең илдә күкрәк читлеге органнары патологиясенә багышланган иң масштаблы фәнни вакыйга. Конгресс эшендә Россиянең 67 регионыннан һәм Европаның 17 иленнән әйдәүче торакаль хирурглар катнаштылар.