Омск өлкәсе делегациясе Татарстан клиникаларында булды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Шәһәр клиник перинаталь үзәгенең баш табибы Сергей Николаев җитәкчелегендә Омск өлкәсеннән делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләрендә булды.

Визит вакытында кунаклар Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен, Регионара клиник-диагностика үзәген, Республика клиник хастаханәсен һәм Балалар республика клиник хастаханәсен карап чыктылар. Клиникалар буенча экскурсияләр барышында делегатларга дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр, кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар күп профильле клиникаларның эшенең плюсларын һәм Татарстан белгечләренең югары эш дәрәҗәсен билгеләп үттеләр, алга таба хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International