Кичә РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгендә (КБМҮ) булды. Очрашу барышында КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин депутатка оешманың структур бүлекчәләре, клиниканың казанышлары һәм үсеш перспективалары, шулай ук "Сәламәтлек саклау" милли проектын һәм "Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп, балалар сәламәтлек саклавын үстерү" региональ проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.