Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблары командасы 78 һәм 80 яшьлек пациентларга күкрәк читлеген кисмичә һәм гомуми наркоз кулланмыйча йөрәк клапанын алмаштыру буенча ике уникаль операция үткәрде. Уникаль оператив тыкшынуны йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов һәм рентгенохирургия бүлеге мөдире Булат Заһидуллин Санкт-Петербург шәһ. В.А. Алмазов ис. институтыннан табиб Дмитрий Зверев белән берлектә уздырдылар.