Мәскәүдә Евразия ортопедия форумында Республика клиник хастаханәсенең табиб травматолог-ортопедлары катнаштылар. РКХнең 1нче номерлы травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллов клиника исеменнән «Бот сөягенең проксималь бүлегенең сынулары – актив озын гомерлелеккә чакыру» темасына доклад белән чыгыш ясады. Татарстан белгече үз чыгышында өлкән яшьтәге пациентларны дәвалаганда дәвалау һәм өзлегүләр нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Пациентларның әлеге контингентын иртә оператив дәвалау операциядән соң булган 1нче елда үлем санының ике тапкырга кимүенә китерә. «Актив озын гомерлелек» программасы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.