Социаль пакет яки акча – 1 октябрьгә кадәр сайларга өлгерегез

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

1 октябрьгә кадәр федераль льготникларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (социаль пакетны) калдырырга  яки аннан баш тартып, акча алырга. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартканда акчалата компенсация суммасы 863 сум 75 тиен тәшкил итә.

Акчалата компенсацияне сайлаганда шуны истә тотарга кирәк: сәламәтлек торышы начарлангач, авыру озак вакытлар дәвалануны һәм күп кенә дарулар таләп итә, акчалата компенсация җитми башлый.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2019 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2018 елда түләүсез дарулар алучыларга гариза бирү зарурлыгы юк.

Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет акчалары хисабына 2005 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Федераль льготниклар арасында сугыш ветераннары һәм инвалидлары, барлык төркем инвалидлары, инвалид балалар, блокадниклар һ. б. бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International