Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы сырхауханә «Сәламәтлек саклау» милли проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында пилот проектын кертү өчен база булып тора.
Кичә сырхауханәдә эксперт комиссиясе каршында «Сакчыл сырхауханә» проектын гамәлгә кертүнең барлык этапларын яклау булды. Эш нәтиҗәле һәм конструктив барды. Яклауда Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Казан шәһ. ССИ башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина, ТР ТММИФның иминләштерелгән гражданнарның хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина, Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор вәкилләре, шулай ук Казан шәһ. дәвалау учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар.