Яшел Үзән медицина училищесын 2019 елда тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. 102 студент «Шәфкать туташы эше» һәм «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Урта һөнәри белем турында белгеч дипломын алды, шуларның 19ы укуларын кызыл диплом белән тәмамлады.