БРКХ белгечләре Чирмешән ҮРХнә килеп киттеләр
Татарстан Республикасында балаларга медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү һәм оештыру-методик ярдәмне тәэмин итү максатларында ТР ССМ БРКХ белгечләре "Чирмешән ҮРХ" ДАССУдә булдылар.
Районга чыгу барышында БРКХнең дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Светлана Сенек, БРКХнең оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева һәм БРКХнең клиник-эксперт бүлеге мөдире Наина Пантелеева кабул итү-диагностика бүлегенең, Чирмешән ҮРХ балалар сырхауханәсенең һәм бүлекләренең, шулай ук Чирмешән муниципаль районының Яңа Элмәле һәм Ульяновка авылларында ФАПларның эшен карадылар.