РКХнең Перинаталь үзәгенең табиблары баланың могҗизалы тууы турында сөйләделәр

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең акушерлык физиология бүлегенең табиб акушер-гинекологы Әл-Акумми Ахмед Халед улы орган саклап калу операциясе үткәрелгән пациенткада уникаль йөклелек һәм бала туу турында сөйләде.

Ахмед Халед улы 1нче номерлы ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Лилиана Терегулова белән бергә бу йөклелекне 5 атнадан башлап күзәттеләр. Белгечләр аны озайту турында карар кабул иттеләр. Хатын-кызның теләге хәлиткеч фактор булды. Йөклелекнең 36 атна срогында кесарев кисүе операциясе үткәрелде. РКХнең Перинаталь үзәгендә орган саклап калу операциясеннән соң, йөклелек җитүнең, аның уңышлы агуының һәм бала табуның бу беренче очрагы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International