Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә табиблар өчен практик мастер-класслар циклы үткәрәчәкләр

2019 елның 5 июле, җомга

Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә амбулатор-сырхауханә звеносының табиблары өчен «Тактика» дигән практик кулланма сериясе буенча мастер-класслар циклы узачак. Бу хакта атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза үткәрү буенча баш табиб урынбасары Любовь Касыймова хәбәр итте.

Мастер-класслар июльдә планлаштырылганнар, аларны басманың авторлары – Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе хезмәткәрләре үткәрәчәкләр. Укыту өзлексез медицина белем бирү системасына керәчәк һәм шәхси үсеш, системалы критик фикерләү, сәламәтлекне формалаштыручы факторлар, коммуникация һәм юридик белем бирү нигезләре буенча үстерү өчен булган темалар белән киңәйтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International