Лениногорск ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Роман Сергей улы Кобзарев билгеләнде

2019 елның 5 июле, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Лениногорск ҮРХнең баш табибы вазыйфасына Роман Сергей улы Кобзарев билгеләнде. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев коллективка яңа баш табибны тәкъдим итте.

1986 елның 22 маенда туган.

2009 елда Төмән дәүләт медицина академиясен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган, 2011 елда «Анестезиология һәм реаниматология» белгечлеген алган. 2018 елда «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2011-2017 елларда – «1нче номерлы өлкә клиник хастаханәсе» ТӨДБССУнең табиб-анестезиолог-реаниматологы (Төмән шәһәре),

2017-2018 елларда – КФУ МСЧның табиб-анестезиолог-реаниматологы, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире,

2018-2019 – КФУ МСЧның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International