ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Бөтендөнья аллергия белән көрәшү көненә багышланган түгәрәк өстәл узачак

2019 елның 5 июле, җомга

8 июльдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы журналистлар өчен «Бөтендөнья аллергия белән көрәшү көне» дигән түгәрәк өстәл уздырачак.

Түгәрәк өстәл барышында Татарстан табиблары аллергияне профилактикалау һәм дәвалау турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Спикерлар:

Лунцов Алексей Владимир улы – РКХнең Республика клиник иммунология үзәге мөдире,

Зыятдинова Лилия Мәсхүт кызы – БРКХнең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-педиатр,

Хәкимова Резеда Фидаил кызы – БРКХ аллергология бүлегенең консультанты аллерголог-иммунологы.

Чара 2019 елның 8 июлендә, 13:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International