Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6848 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6848 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1378 чакыру.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 975 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 43 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 52 кеше зыян күрде, 22 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5225 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 55, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 177.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 19га артты (бәхетсезлек очраклары исәбенә). Янгыннар буенча мөрәҗәгатьләр саны 1гә артты. ЮТҺ – 7гә, көчле миокард инфарктлары – 2гә, инсультлар – 11гә, бала табулар буенча – 15кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 56га артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International