Яр Чаллы шәһәренең АМЯХ җирлегендә «Баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуын кичергән затларны медицина реабилитацияләве» дигән Республика районара семинар-киңәшмәсе узды.
Конференция залында Яр Чаллы шәһәренең Сугышлар ветераннары өчен госпиталеннән, Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән, №5 һәм №7 шәһәр хастаханәләреннән белгечләр, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорск районнарының үзәк район хастаханәләренең вәкилләре җыелдылар.
Семинар эшендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш белгече, КДМА реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова, Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова катнаштылар.